«Алкоголь – минем өчен түгел!»: телдән журнал (16+)

6 нчы санлы китапханәбездә хәзерге заманның иң җитди проблемаларына багышланган «Алкоголь – минем өчен түгел!» дигән телдән журнал үткәрелде. Балалар исерткеч эчемлекләрнең һәм эчкечелекнең кешенең физик һәм психик сәламәтлегенә зарары, алкоголизмның һәм җинаятьчелекнең үзара бәйләнеше аспектлары белән танышты. Әлеге темага багышланган видеоязманы карап, исерткеч эчемлекләргә бәйлелекнең сәбәпләре һәм аларга каршы көрәш ысуллары буенча фикер алыштылар. 
«Аеклык — замана яшьләре өчен модада» дигән китап күргәзмәсе алкоголизм, аның кеше организмына тәэсире, дәвалау ысуллары турында китапларны тәкъдим итте. Чара азагында укучыларга алкоголь эчемлекләргә бәйлелекне кисәтү буенча тематик мәгълүмат буклетлары һәм сәламәтлекне саклау һәм сәламәт тормыш рәвеше белән яшәү буенча киңәшләр таратылды. 

Поделиться: